11 февраль көнне Бәләбәй татар гимназиясендә "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән" дигән исем астында шигырь укучылар конкурсының зона этабы үтәчәк. Хөрмәтле коллегалар!
Конкурска катнашу турында кемнәр (нинди мәктәпләр) заявка бирде?
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Г. Тукай
21 февраль көнне Стәрлетамак шәһәрендә узачак республика шигырь укучылар конкурсында катнашып, зур уңышларга ирешербез!
Рәхмәт, безнең укучылар бик талантлы!
Резеда Мунировна, Сенең укучыларыгыз бу бәйгедә Җиңүче исеме яуладылар, котлыйбыз! Бу күркәм хезмәтегез җимешләре!
Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә бүген зур чара- “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” шигырь укучылар конкурсының зональ туры узды. Бәйгедә күрше Әлшәй, Ярмәкәй, Бишбүләк районнары, Приют касабасы мәктәпләре, шулай ук шәһәребезнең 1, мәктәп- интернат, башкорт гимназия- интернаты укучылары катнашты. Конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Шигырь кичәсенә мәртәбәле кунаклар- төбәк шагыйрьләре – Зәйфә Салихова, Камил Фазлый, Фәүзия Мәхмүдова, шулай ук күрше Бишбүләк районыннан шагыйрә Әлфия Булат килде. Бәйрәмне оештыручылар- БДУның Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе факультеты укытучылары һәм студентлары. Шигырь укучылар ярышы искиткеч күңелле булды. Тамашачылар укучыларның актер осталыгына, сәнгатьле сөйләменә сокланып тыңлап утырды. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләргә кыенга туры килде, чөнки һәр катнашучының чыгышы бик үзенчәлекле иде. Әмма барысы да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Чара бик матур концерт номерлары белән бизәлде. Безнең гимназия укучылары бу конкурста да сынатмады. 9 сыйныф укучылары зональ этапта җиңү яулады. Калган конкурсантларыбызның һәркайсы номинациядә билгеләнде. Бәйрәм безнең күңелләрдә бик матур хатирәләр калдырды.
11 февраль 2020 нче ел. Бәләбәй татар гимназиясендә "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән" дигән исем астында шигырь укучылар конкурсының зона этабы үтте.
Конкурс иртәгә сәгать 11.00 башлана.
Унышлар сезгэ телим!
Материаллар бик кирэкле булды минем очен, рэхмэт! Куп кенэ эш очен файдалы мэглумэт таптым!
Конкурска әзерлек башланды. Кунакларны зур түземсезлек белән көтәбез!!!
Конкурста 9-11 сыйныф укучылары катнаша. Положениене карагыз.Музыкага, киемгә дә игътибар итегез. Үзебезнең төбәк шагыйрьәренең әсәрләрен яттан сөйләү хуплана
Укытучылар да шигырь сөйлиме?
Бу конкурска төбәк язучылары да чакырылачак!Камил Фазлый, Зәйфә Салихова, Фәүзия Мәхмүдоваларны чакырдык! Мәртәбәле чарада актив катнашырсыз дип өметләнәбез!
Конкурска әзерлек эшләре бара. Бәләбәй шәһәре һәм районының татар теле укытучыларын да актив катнашырлар дип көтеп калабыз!
Катнашырга кирәк инде.
Конкурста сезнең укучылар да катнашадыр. Уңышлар телим.!
Рәхмәт
Конкурсның положениесен һәм заявканы куям.Рәхим итегез.
Конкурсның темасы нинди?