top of page

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.                                                                                                                                                            Г. Тукай

21.02.2020

21 февраль- Халыкара Туган тел көнендә шушы уңайдан төрле төбәкләрдә һәртөрле чаралар узды. БДУның Стәрлетамак филиалында исә Башкортстанның төрле районнары мәктәпләреннән килгән балалар  Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм шулай ук туган тел, туган җир, туган як темаларына  үз төбәге иҗатчыларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бу  сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесенең йомгаклау этабы булды. Балалар конкурска бик яхшы итеп әзерләнеп килгәннәр: ул тавышлары, ул үзләрен тотышлары матур, 35 бәйгече безне чын мәгънәсендә Шигырь дөньясында яшәтте. Аларның хис-тойгыларга баетып, шигырь сөйләүләре  Туган телебезгә, дәһшәтле сугышта катнашкан, җиңү яулашкан һәр фронт һәм тыл солдатына зур ихтирам, чын сөю билгесе булды. Шушы  фәһемле чараны оештырып уздырган ВУЗ хезмәткәрләренә, аеруча Илсур Салихҗан улы Мансуровка, Нәсимә Әнвәр кызы Мөкимовага чиксез рәхмәт! Рәхмәтнең иң зурысы шулай ук балаларга да. Аеруча шатландырганы- безнең Бәләбәй татар гимназиясе укучыларының югары кимәлдә чыгыш ясаулары. Стәрлетамаклар кунакчыл, ачык йөзлеләр. Шагыйрьләр Вәрис Акбашев,  Гүзәлия Гыйззәтуллина, Зөлфия Гыйзетдинова, Әлфинур Бикколова, Земфира Муллагалиевалар белән очрашу,  шигырьләребезне уку үзе бер  матур истәлек булып калды.

20.02.2020

Бәләбәй шәһәренең үзәк китаханәсендә каһарман шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган чара үтте.  Бу кичәдә Бәләбәй татар гимназиясенең 7а һәм 7б сыйныфы укучылары актив катнашты. Алар  батыр шагыйрьнең сугыш чорында язылган әсәрләрен яттан  укып ишеттерде. Шигырь бәйгесендә укучыларыбыз яхшы чыгыш ясады, сынатмады.

Шагыйрьне искә алу чарасына якташ шагыйрьләребез Зәйфә Салихова,Габдулла Вафин, Башкортстан республикасының атказанган укытучысы Илгизәр Гыйззәтуллин  да килде.  Мөхтәрәм кунаклар укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Кичә укучыларның күңелләрендә озак сакланыр.

19.02.2020

Уфада һәм республика районнарында 21 февраль көнне халыкара Туган тел көне үтәчәк. Республика халкы 6 – рус, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари – телләрендә диктант яза алачак.

Диктант 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (16нчы Гвардия кавалерия дивизиясе) командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган.

Бәләбәй татар гимназиясе укытучылар коллективы, ата- аналар һәм укучылар бу акциягә зур теләк белән кушылачак. Диктант язу көндезге сәгать 12.00 башлана.

15.02.2020

17 февраль көнне 15.00 сәгатьтә Бәләбәй шәһәре татар җәмәгатьчелеге сезне «Урал- батыр» мили мәдәният үзәгенә атказанган укытучы Гыйззәтуллин Илгизәр Солтан улының 85 яшьлек юбилей кичәсенә чакыра.

11.02.2020

Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә бүген зур чара- “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” шигырь укучылар конкурсының зональ туры узды. Бәйгедә күрше Әлшәй, Ярмәкәй, Бишбүләк районнары, Приют касабасы мәктәпләре, шулай ук шәһәребезнең 1, мәктәп- интернат, башкорт гимназия- интернаты укучылары катнашты. Конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Шигырь кичәсендә мәртәбәле кунаклар- төбәк шагыйрьләре – Зәйфә Салихова, Камил Фазлый, Фәүзия Мәхмүдова, шулай ук күрше Бишбүләк районыннан шагыйрә Әлфия Булат килде. Бәйрәмне оештыручылар- БДУның Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе факультетының укытучылары һәм студентлары. Шигырь укучылар ярышы  искиткеч  күңелле булды. Тамашачылар укучыларның актер осталыгына, сәнгатьле сөйләменә сокланып  тыңлап утырды. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләргә кыенга туры килде, чөнки һәр катнашучының чыгышы  бик үзенчәлекле иде.  Барысы да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Чара бик матур концерт номерлары белән бизәлде.Безнең гимназия укучылары бу конкурста да сынатмады. 9 сыйныф укучылары зональ этапта җиңү яулады. Калган конкурсантларыбызның һәркайсы номинацияләрдә билгеләнде.  Бәйрәм безнең күңелләрдә бик матур хатирәләр калдырды.

10.02.2020 

 Казан шәһәрендә үткән межрегиональ олимпиадада гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы призер булды. Бу уңыш белән Люзия Назировнаны һәм аның укучысын ихлас котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз!

5.02.2020 

 7-8 февраль көнне Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан межрегиональ олимпиада үтәчәк. Анда  безнең 10 сыйныф укучысы да катнашачак. Люзия Нәзир кызы һәм аның укучысына  хәерле юллар һәм җиңүләр телибез!

31.01.2020

Бүген гимназиядә зур бәйрәм-''Очрашу кичәсе'' булды.Чарага гимназиянең лаеклы ялда булган укытучылары, укучылар килде.Бәйрәмдә сәнгать бүлегендә укучы балалар бик матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Кичә бик матур үтте.

10.12.2019

Декабрь  көнне  безнең гимназиядә туган телләр буенча олимпиада үтте. Олимпиада нәтиҗәләре безне бик куандырды.  Гимназия укучылыры сынатмады. Викторина, сочинение язу, диалог турларында тирән белемнәрен күрсәттеләр.

Гимназия укучыларының дүртесе -җиңүче, өчесе- призер булды. Бу бик яхшы күрсәткеч.

Җиңүчеләребезне һәм призерларны котлыйбыз!

12.12.2019 

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә,безнең сыйныф укучылары "Ватан нидән башлана?" темасына үткәрелгән класстан тыш чарада катнашты. Чара шәһәрнең үзәк китапханәсендә узды. Балалар Конституция дәүләтнең төп законы, анда кагыйдәләр язылган булуын, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белделәр. Гражданлык дәресендә  балалар  «Конституция - закон нигезе» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Россия Федерациясе Конституциясе, хокук һәм Россия тарихы буенча кодекслар һәм дәреслекләр тәкъдим ителде.

14.12.2019

Класс җитәкчеләре арасында үткәрелгән “Кеше  тәрбияләү” муниципаль конкурсында катнашып, 6б сыйныф җитәкчесе Галиева Л.Ф.  өченче урын   

яулады.Чын күңелдән котлыйбыз!

28.12.2019   

Шәһәребезнең мәктәпләрендә, балалар бакчаларында күңелле һәм мавыктыргыч Яңа ел бәйрәмнәре гөрли. Әлеге бәйрәмне бөтен кеше зур түземсезлек белән көтеп ала, киләчәккә яңа планнар кора, якты уй-хыяллар белән яна. Сабыйлар исә Кыш бабай белән Кар кызыннан татлы бүләкләр алырга хыяллана.  Безнең   6 сыйныф укучылары да җитәкчеләре белән бергәләшеп,  Яңа ел бәйрәмен уздырдылар.Кыш Бабай белән Кар кызы, 2020 елның символы –  Тычкан  һәм башка персонажлар балаларны бәйрәм белән котладылар. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, сәхнәләштерелгән күренеш куйдылар.Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. 

13.01.2019

                              Туган телләр буенча олимпиадада катнаштык

2020нче елның 9-10нчы январь көннәрендә Уфаның Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге Республика интернат-гимназиясендә татар, мари, чуваш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы булып үтте. Чараны Башкортстанның Мәгариф министрлыгы оештырды.

Туган телләр буенча олимпиадада ике йөз туксан укучы катнашты. Аларның йөздән артыгы татар һәм рус телле мәктәпләрдә ана телен өйрәнүче укучылар  иде.

Олимпиадада Бәләбәй шәһәре һәм районы укучылары да көч сынашты.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Бәләбәй татар гимназиясенең 8 нче класс укучысы, 9 класс укучылары барлык этапларны да уңышлы башкарып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте (җитәкчеләре Гизатуллина Р.М.).Ә ике 10 нчы класс укучылары (җитәкчеләре Фаттахова Л.Н.)  олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип танылды.

15.01.2020  

Бәләбәй башкорт гимназиясендә укучыларның фәнни-тикшеренү конференциясе үтте.  Гимназия укучылары бу чарада бик актив катнаштылар һәм яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. “Туган телләр” секциясендә гимназиядән барлыгы өч укучы чыгыш ясады. 6а сыйныф укучысы бәйгедә икенче урын алды.  4 сыйныф укучысының фәнни-тикшеренү эшен жюри әгъзалары мактап үтте. Укучыларыбызны җиңү белән котлыйбыз!

27.01.2020

Бүген 6а сыйныф укучылары гимназиядә“Аулак өй “кичәсе күрсәтте. Балалар бик матур итеп татар халык биюләрен, җырларын башкардылар, уеннар уйнадылар.  Бәйрәмгә укучыларның ата- аналары да килгән иде. Аулак өй»ләрдә татар халкының гореф-гадәтләре күрсәтелә. Һәр күренеш тирән эчтәлекле, зур тәрбияви әһәмияткә ия. Аулак өй  бәйрәмнәре безнең ата-бабаларыбыздан калган йола, без аның бөтен  рәвешен китереп үткәрергә тырышабыз.

bottom of page