top of page

Үзем турында

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.                                                                                                                                                            Г. Тукай

 Мин, Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы,  Бәләбәй районы Акбасар авылында дөньяга килгәнмен.Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым Бәләбәй  педагогия училищесына китерде.   Дүрт ел буена үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым. Тәүге хезмәт юлымны 1991нче елда туган районымдагы Яңа Сарай авылы мәктәбендә  башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән  укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Башкорт дәүләт  педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген  тәмамладым. Бүгенге көндә мин Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә туган тел һәм әдәбияты  дәресләре укытам, балаларда телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим.  Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам.Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “Их, нигә укытучы язмышын сайладым икән?” дип уйлап та караганым булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карыйм. Балаларның яшьтәше, дусты булырга тырышам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларыма кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эш итәм. Минем бурычым балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Шуның өстенә әхлакый тәрбия бирү һәм туган телебезгә мәхәббәт уяту, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләрен  үстерү.  Дәрестә һәр укучым әйтәсе килгән фикерен үлчәп һәм ачык итеп үз ана телендә җиткерергә өйрәнсен, дәлилли алсын, эзлекле сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Ә максатка ирешү өчен  дәрес кысалары гына җитми, сыйныфтан тыш төрле чаралар аша гына ирешеп була. Безнең гимназиядә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырыла.

Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел балалар белән сөйләшә. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак...”  Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә, син чын укытучы булачаксың. Бүгенге көндә дәресләрдә яңа технологияләр, яңа алымнар кулланып эшләгәндә генә Укытучының профессиональ стандарты, Федераль белем бирү стандарты таләпләренә ирешеп була . Бөек язучыбыз,галим һәм педагог Галимҗан Ибраһимовның сүзләре белән килешми мөмкин түгел:" Күп белүгә караганда да , аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе,иң зурысыдыр"

bottom of page